БАЙЧӘЧӘК и. бот. 1) диал. Лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык үсемлек, төркестан лаләсе (тюльпаны)

2) фольк. Быел күргән беренче чәчәк. Байчәчәкне бәхет китерә торган чәчәк дип санаганнар, аның буенча елның ничек киләсен күрәзәлек иткәннәр; кызыл чәчәк булса – бәхеткә, сары чәчәк булса – сагышка һ.б.

3) этн. Апрель азагында үткәрелә торган беренче чәчәк бәйрәме, мәҗүси бәйрәм; җимчәчәк; нарынҗа



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә