БАЙТИРӘК и. 1) миф. Тамырлары белән җир асты дөньясына җиткән, биеклеге белән күккә терәлгән юан һәм биек мифологик агач. Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк, Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк. Ф.Урманче 2) Йортта, нигезгә утыртылган, гадәттә, биек карт тополь агачы (борынгы бабалардан калган изге агач). Байтирәкнең чайкалуы – җилдән. Мәкаль. Безнең борынгы бабаларыбыз – кабиләнең, ыругның, йортның символы итеп, байтирәк, караулы тирәк (тополь) утыртканнар, аны изгеләштергәннәр. Безнең бабайларда байтирәккә сәлам бирү йоласы яшәгән. Караулы (хуҗасы бар) тирәккә тию (кисү, чабу, сындыру) тыелган. Байтирәк ата-баба нигезе дип кабул ителгән. Татар милли педагогикасы 3) бот. диал. Кара тирәк, өянке. Дачаларның күпчелеге исә икешәр катлы. Пальма, мәҗнүн (еламсар) таллар, байтирәкләр, кәрнизләргә үрелгән йөземнәр ышыгында. Т.Әйди |