БАЙТАР и. гар. 1) иск. Атларны дәвалау белгече. Байтарлар, корчаңгы булган атны, усак кайрысын кайнатып, суы белән юалар. К.Насыйри

2) Терлек-туарны дәвалау белгече, дәвалау белән шөгыльләнүче; ветеринар, мал табибы. Табиб әйтте: «Син байтарга бар, мин ишәккә дару итә белмәймен», – диде. К.Насыйри. Ветсанитар булдым. Ул вакытта «байтар» дип йөртәләр иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә