БАЙТАЛ и. монг. 1. 1) Өч яшьтән узмаган бия (әлегә колынламаган). Сабыр, тыенкы байталларның кәгелләренә, ялларына яшь кызлар аллы-гөлле тасмалар үреп бәйләгәннәрдер. Р.Зәйдулла. Кәбирнең уйларын сизенгәндәй, байтал утлыктан үлән чемчүеннән туктады һәм аңа таба борылды. А.Хәлим. Кызгылт сарыга анда-санда чабата-чабата ак таплар төшкән байталлары да гаять юаш булып исемдә калган. К.Миңлебаев

2) Эшкә җигелә торган бия (колынламый башлаган). Байтал, чабып, бәйге алмас. Мәкаль. Майның беренче көнендә, авылның иң шәп байталы җигелгән, яшел дугасы җиз кыңгырау, яулыклар белән бизәлгән сыгылмалы тарантаска утыртып, гармуннар уйнап, киленне төп йортка алып кайтканнар. Г.Сәгыйров

2. с. мәгъ. Яшь, өч яшьтән узмаган. Байтал ат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә