БА’ЙТАК рәв. 1. Шактый, шактый зур, шактый күп. Кичкә таба өй тәмам туздырылып, аннары тау башындагы күрше авылга ташылып беткәч тә, капка һәм койма баганалары белән байтак изаландык әле без. М.Вәли-Барҗылы. Көрәшеп кенә яшәп була, дип санаган Рамазан Закировның текә тау менәселәре байтак иде. Н.Гыйматдинова 2. с. мәгъ. Шактый санда булган, күп. Инде байтак гомер яшәлгән, байтак һава суланган, су эчелгән, дөнья күрелгән, дигән сүз. Ф.Латыйфи. Клубта кино бетеп, халык таралганга да байтак вакыт булды бит. Э.Касыймов. Ул клубта минем байтак кына бүтән җырларым да яңгырады. М.Яруллин. Изгенең изгесе булган ислам серләренә төшенергә теләүче байтак кешеләргә гомерләре белән саубуллашырга туры килгән. Могҗизалар энциклопедиясе 3. байтагы, байтагысы и. мәгъ. тартымлы форм. Зур өлеш, зур кисәк, зур төркем; бөтеннең зуррак өлеше. Үрдәкләрнең байтагысы күл өстендә пыр итеп очтылар да түгәрәк ясап әйләнделәр. Я.Зәнкиев |