БАЙРОНИЗМ и. рус 1) ХIХ гасыр башында, шәхси һәм милли азатлык идеяләре белән бергә, пессимизм, төшенкелек белән дә характерлана торган әдәби-иҗтимагый агым. Менә шушы бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен тудырган --- кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? Г.Тукай

2) күч. Күңел төшенкелеге, өметсезлек, җәмгыятьне санга сукмау һәм үз-үзеңә бикләнүчәнлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә