БАЙРАКЧЫ и. 1) Байрак күтәреп йөрүче кеше, байрак йөртүче, байрак тотучы. Байракчылар трибунага юнәлделәр һәм үзләренең байракларын утыртып куйдылар. Г.Әпсәләмов 2) күч. Иҗтимагый идеянең башында торып әйдәүче, юлбашчы. [Мәскәү] Унбер Республика байракчысы, Илебезнең яшәү чаткысы. М.Җәлил |