БАЙРАК и. 1) Дәүләт яки нинди дә булса оешманың билгесе буларак, аның үзенә генә хас төсе, бизәге, эмблемасы төшерелгән һәм сапка беркетелгән тукыма кисәге; әләм. Урмай, берничә кеше белән, Җик янына килеп, тау башына байрак кадый. М.Җәлил. Биреп канлы кызыл байрак кулларына, Ачам сугыш, салам киртә юлларыңа! Һ.Такташ. Биек текә койманың Көнчыгыш капкасы янында байраклар күтәрелде, капка ачылды. Н.Фәттах 2) күч. Иҗтимагый идея. Тукайны без бүген байрак итеп кадерләп күтәрәбез. Ә.Хәбибуллин. Мәһабәт гәүдәң, вөҗдан байрагыдай чал чәчләрең идарә утырышыннан, юбилейлардан, күренердәй башка урыннардан югалгач, миңа әллә ничек бик моңсу, бик ямансу булып китте. Р.Хисмәтуллин ◊ Байрак күтәрү Берәр максат юлында көрәш башлау |