БАЙЛЫК и. 1) Күп күләмдә тупланган мал-мөлкәт, милек, кыйммәтләр, акча. Өлкән улы Атласка атабыз --- изге тауны, андагы барлык байлыкны мирас итеп калдырган. Н.Фәттах. Яу уңышлы булганда, әсирләр кайта, байлык ишәя, халык та беразга тынып тора ---. М.Хәбибуллин. Имеш, бик зур байлык ята Кабан күле төбендә. И.Гыйләҗев 2) Җитешлек, муллык, иркенчелек; киресе: ярлылык, мохтаҗлык. Аллага шөкер, өебездә байлык җитәрлек. Ф.Яруллин. Мал-туар, дип инде, Ярмөхәммәтләрнең бер баш кәҗәсе, биш-алты тавыгы, дүрт бала казы бар инде. Шунысы да – зур байлык. Р.Батулла. Безнең үзебезнең дә ул чакта байлык ярыйсы, әти-әни исән, бер җиребез дә кешедән ким түгел иде. Р.Гали 3) Мәгънәви, рухи кыйммәте булган нәрсәләр җыелмасы. Әгәр дә Корея кешесеннән хәзер: «Синең өчен иң зур байлык нәрсә?» – дип сорасаң, ул женьшень тамырын да, алтын-көмешләрне дә атамас, ә: «Иң кадерле байлыгым – туганнарым», – дип әйтер. Әкият. --- табышканнары – җыйган кулъязмалары – фән байлыгына, халык хәзинәсенә әверелә, киләчәк буыннарга да күчә. М.Госманов. --- һәркемне көнләштерерлек иде мондагы байлык: озын-озын китап киштәләре бозау тиресеннән йә кытай кәгазеннән тегелгән калын китаплар күплегеннән сыгылып төшкән ---. Б.Рафиков. – Бу җирләр, бу байлык, бу матурлык – синеке дә, минеке дә, менә бу авыл халкыныкы да... Ф.Бәйрәмова 4) Берәр нәрсәнең күп микъдарда, санда булуы. Озынлыгы – өч, киңлеге ике метрлы келәмнең өслеге чиккән кулъяулыклар белән тула. Менә никадәр байлык! Моның кадәр байлык тагын кайсы язучыда бар икән? Ф.Яруллин. Икмәккә байлык – зур шатлык. М.Мәһдиев. Шәмси кулында бер пачка махорка күргәч, Даниловның йөзе берьюлы яктырып китте: – O, менә байлык! Г.Бәширов 5) Бар булган запас, ресурс. Барча байлыкны җыячаклар, имеш. Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш. Г.Тукай. – Президент булсаммы?! Бөтен байлыкны имә торган сугышларны бетерер идем. Ф.Баттал 6) Күптөрлелек, күпьяклылык; эчтәлеклелек. Мондагы торак йортларның төрлечә төзелүе, архитектура байлыгы безне янә гаҗәпләндерде. Сөембикә 7) Нәрсәнең дә булса өстенлекле, кыйммәтле ягы. Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш. Мәкаль. Яраткан эшеңнән ләззәт алу – ул байлык. И.Мәхмүтова ◊ Байлыгы кикертә (сикертә) Байлыгына, эш урынына, дәрәҗәсенә аркаланып, артык кылану. Байлыкка чуму Зур мал, байлык, дәүләт иясе булу |