БАЙЛА’РЧА рәв. Байларга охшарга тырышып, байлар кебек, байлар сыман. Кыска гына әйткәндә, бәбәй туен үткәрүне дә үз өстенә алды, исемен дә, хәер-сәдакасын кызганмыйча, байларча итеп, зурлап куштырды. М.Шабай. Безгә караганда тормышлары мулдан, холык-табигатьләре дә байларча. Ә.Хәбибуллин. Ахырда, бу яклардагы халыкның фәнгә, гыйлемгә, галим-голәмәгә хөрмәтләре, ихтирамнары зурдан икән, дигән нәтиҗәгә килеп, байларча кикерә-кикерә, өстәл яныннан тора башладык. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә