БАЙКА’У ф. диал. Игътибар белән карау, бөтен тирә-ягын җентекләп карап чыгу. Батман алсаң, сайлап ал, эчен-тышын байкап ал. Мәкаль

Байкап йөрү Әле, хәзерге вакытта һәр тарафны байкау. Алды-артыңны байкап йөр. Н.Исәнбәт

Байкап чыгу Барысын да бер-бер артлы байкау. Баш очында – портфеле Ул әйтмешли, «карт филе». «Карт фил» эчендә байлык: Хәлең җитсә, байкап чык! Б.Хәлимов. Хәсән Туфан – үзе бер дөнья. Бу дөньяны санаулы минутлар, сәгатьләр эчендә генә байкап чыгуы мөмкин түгел. Н.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә