БАЙДА’РКА и. төрки Ике очында да калаклы ишкәге булган, борыны һәм арты ябык, тар, озынча ярыш көймәсе. Минем Кабан күлендә байдаркада бер-ике мәртәбә йөреп караганым бар иде. Э.Касыймов. – Кабан күлендә көймә ярышлары була. Шуннан әйләнербез. – Нинди ярышлар? – дип сорый. – Каноэ, байдарка ярышлары, – дим. Г.Мөхәммәтшин |