БАЙГЫШ и. 1. 1) Ябалаклар семьялыгыннан, башында, колаксыман булып, йоннары тырпаеп торган, чуар, кабарынкы йомшак каурыйлы ябалак; чырайсыз ябалак; мәче башлы ябалак; русчасы: филин. Байгыш – чын урман ерткычы: керпе һәм көзәннәргә каныга. Н.Хәсәнов. Читтән килгән байгыш башыңа кунса, сәмруг кош булыр. Ф.Сафин. Аның [шагыйрьнең] бөркете кояш яктысыннан качучы --- байгышка (ябалакка) каршы куелган. Н.Хисамов 2) күч. Ярлы, юаш, мескен кеше. Бу сәер кеше, үз тирәсендәге йөзләгән инсанны санламыйча, адәм улларына күз дә салмыйча, үз уена үзе батып, байгыш сыман яши бирде. А.Гыйләҗев. Карт көнендә, шулай гөнаһ җыеп, Калдымыни ялгыз, байгыштай?! Ә.Рәшит. Атсыз-нисез, бер байгыш хәлендә калып йөрүе авыр, һай, авыр икән! Ф.Сафин. Сугыш тараткан адәм балалары әле җыелып бетмәгән, минем сыңарлар – кая барып бәрелергә белмәгән байгышлар – Рәсәйнең бөтен тарафында кайный иде. А.Гыйләҗев 3) күч. Кичтән йокламый, бик соңга калып йокларга ята торган кеше. Байгыш ләбаса мин – кичтән йоклап китә алмыймын. К.Миңлебаев 2. с. мәгъ. Артык беркатлы, аңгырасыман. Байгыш бала, ул ничек өметсез! М.Фәйзи |