БАЙГУРА и. сөйл. Зур мал-мөлкәтле һәм, байлыгы белән кәпрәеп, үзен бик эре тотучы; бай, әмма саран кеше. Икенчедән, иске авыл тормышыбызда байгураларның, хәлле муллаларның ике-өч хатын асраулары, аларның бары тик җенси азгынлык нәтиҗәсе генә түгел, бәлки, күп очракта, хуҗалык интересыннан чыгып эшләгәнлекләре ап-ачык күренеп тора. М.Госманов. Вулкан булып кузгал, кызыл халык, Байгуралар муенын борырга! Х.Туфан. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы яңа байгураны өйрәтә. Юлдаш |