БАЙБИЧӘ и. 1) диал. Бай хатыны, байбикә. Кафия түти – юантык, алтын тешле, көмеш калач алкалы, сәхнәдәге байбичәләр сыман бер хатын иде. М.Мәһдиев. Революциягә кадәр татарларда да байлар кибетләрендә – приказчик, байбичәләр өйдә асрау тотканнар, эшләрен хезмәтчеләргә эшләткәннәр бит. Сөембикә

2) этн. Казакъ яки кыргыз баеның хатыны; байның хатыннары арасында өлкәне. Бу тирмә йортның ак өе санала, байбичәнең даими торуы шунда була. Г.Ибраһимов. Егет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән, байбичә килеп керде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә