БАЙБИКӘ и. Бай хатыны, бикә. Ашау-эчү, кәеф кору – байбикәнең уйлары. Г.Камал. Аларны күпертмә җилкәле ак алъяпкыч япкан, зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды. «Шушы икән байбикә», – дип уйлады Габдулла. Ләкин бу – байбикә түгел, аның асравы гына иде әле. Ә.Фәйзи. Зиннәтле сарайлардагы байбикәләр аның крахмалын кершән итеп ягыналар. Р.Фәизов |