БАЙБӘТЧӘ и. сөйл. 1) Байның үсеп җиткән улы. Байның улы – байбәтчә, Ашау-эчү – гадәтчә. Г.Камал. Атасы никадәр иске фикерле борынгы кеше булса да, анасы бик сөеп иркәләгәнлек сәбәпле, байбәтчә, бара-бара, атасының сүзенә күп колак салмаенча, үзе теләгәнчә, «заманча» йөрергә өйрәнеп, һәртөрле яңа чыккан мода киемнәрне киенә башлады. Ш.Мөхәммәдев

2) Кеше хезмәтеннән файдаланып баеган кеше, бай. Әхмәтсафаның әтисе Мостафа да байбәтчә иде. Ф.Сафин. Шулай инде ул, туры әйткән, байбәтчәгә түгел, туганыңа да ярамый. Ф.Сафин. Байбәтчә үзен хет бер минутка минем урынга куеп карасын. Р.Низами

3) Бай, тәкәббер һәм, гадәттә, азгын яшь кеше. Караучылар: байлар, байбәтчәләр, Пудраларга чумган курчаклар Көлә иделәр миннән. Һ.Такташ. Яшь байбәтчә цирктагы фәкыйрь кызларга биргән 200 сум. Ш.Мөхәммәдев

4) Элеккеге вакытта интеллигентларны мыскыллап атау сүзе. Дутов, Колчак әйтә: законнарны Байбәтчәләр язып торсын, дип: Ярлы, эшче халык, әүвәлгечә, Байбәтчәгә хезмәт кылсын, дип. Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә