БАЙ с. 1. 1) Зур мал-мөлкәткә, байлыкка, күп акчага ия булган. Келәтендә берничә тонна запас бодайлы, бура тикле сыер-таналы, йөзләгән кош-корт асрап яшәүче бай колхозчы ул. М.Мәһдиев 2) Мул, күп, күп санда булган. Бай табигать уйларыбызны тирәнгә җибәрде. М.Әмир. Сара ханым Садыйкова музыкабызга бай мирас калдырды. Г.Бәширов 3) Кирәкле, файдалы компоненты күп булган (төрле катнашмалар, минераллар турында) 4) сир. Яхшы, затлы; кыйбат торган, зиннәтле. Баярак кояш бар иде, ул диңгезгә дә, күккә дә бөек бер бай төсен бирә иде. Г.Ибраһимов. Чын затлылык, бай декор, нечкә кул эше аның әйберләренә илаһи төсмер бирә. Сөембикә 5) Сый-хөрмәте мул булган, тәмле һәм күп ризык куелган. Казанда фәнни-гамәли форумнарны сагынам. Йөзләп кунак, бай банкетлар!!! Белмим, кем хисабына? Р.Харис 6) Рухи кыйммәте зур булган. Аның вөҗданы һәм киләчәккә ышанычы кулыннан килгән изге гамәлләрнең һәммәсен кылырга, күңелендәге бай хәзинәдән башкаларга да өлеш чыгарырга куша. Б.Камалов. Без, бу китапны төзегәндә, Сара Садыйкованың зур, бай иҗатына галимнәрчә музыкаль анализ ясауны максат итеп куймадык. Г.Зәйнашева. Бай эчтәлекле утызга якын альбомнан нинди генә мәгълүмат алмыйсың?! Сөембикә 7) Эчтәлекле, киң колачлы, зур нәтиҗәле, күп тупланган. Гомумән, аның иҗатына – бай тематика, җырларына төрле характерлылык хас. Г.Зәйнашева 2. и. мәгъ. 1) Зур милеккә хуҗа кеше. Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр. Мәкаль. Байлар сала белгәннәр йортларын! Г.Ахунов. Шикәр – байлар азыгы, аны алыр өчен акча кирәк. Казан утлары. « Без сезгә заказ биреп, китаплар яздырыр идек, әйбәт түләр идек», – дияр өчен, бүгенге байларның бөтен мөмкинлекләре бар. Татарстан яшьләре 2) Хуҗа. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Мәкаль. Үз бәхеткәйләрең, ай, булмаса, Байга хезмәт итеп кем ярый. Җыр 3) Элекке вакытта зур мөлкәткә ия булган кешенең исеменә өстәп әйтелә торган сүз. Бигрәк тә Әсәдулла бай мәктәбе дан тоткан. Р.Салихҗанов. Караватын да Хисами кода, әй, ялгыш әйтәм, Хисами бай, Мәкәрҗәгә барганда, йөз егерме тәңкәгә алып кайткан. Г.Камал 3. рәв. мәгъ. 1) Бай кешеләр кебек. Өйләнәсе булгач, бай булып күренергә тырышмыйча ярамый бит! Г.Камал 2) Күпсанлы, шактый сандагы; зур күләмдә. Безнең тормыш гыйбрәтле хәлләргә бик бай бит ул. Г.Бәширов. 1986 елның көзендә Апаска кайтуым бик күңелле һәм хәтеремдә калырлык хатирәләргә бай булды. М.Гыйниятова. Инде шул вакытларда ук төбәкнең нефть ятмаларына бай икәнлеге мәгълүм була. Татарстан 3) Мул тормышлы. Аңа, дуслашу өчен, кешенең бай булуы да, данлыклы булуы да, зур урыннарда эшләве дә кирәкми иде... Һ.Идиятуллина 4) күч. Телдән файдалану алымнарының күптөрлелеге, күп сүзләр кулланып. Табигате белән базымсызрак идеме, алманчасы аралашыр өчен җитәрлек бай һәм камил булмаудан кыенсындымы – Алла белсен. Т.Әйди 4. хәб. функ. Байлыкка ия. Табигать – бай, үз баласын ул ничек тә саклый. М.Мәһдиев ◊ Бай баесынга түгел, кояш баесынга (йөрү), бай баесын дип түгел, кояш баесын дип (эшләү) Элек көнлекчеләрнең эшне, көн узсын, эш хакы килсен дип кенә, өстән-өстән генә эшләүләренә ишарә. Байга керү Байга хезмәткә яллану. Бай икмәге килешү Байга эшкә кереп, тазарып, тулыланып киткән хезмәтчегә карата кинаяле әйтем. Байлар телеме Бик юка итеп теленгән икмәк-күмәч телеме. Байлар төсе (чырае) Кызарып киткән тук кыяфәтле йөз. Кунакка да байлар төсе керде, йөзенә чак кына алсулык кунгандай булды. М.Хәсәнов. Бай малына баш ору Маллы-хәлле кешеләргә, түрәләргә ярарга тырышу |