БАЗЫНУ ф. 1) Артык кыюлык күрсәтү, кыюланып китү. Чөнки минем белән күрешү аның өчен күңелле булмавын ачык аңлый алмый идем дә аны ул кадәр тәнкыйть итәргә базынмый идем. Ш.Камал

2) Әрсезләнеп китү, артык әрсезлек күрсәтү. Юк инде, ансы булмас! Син инде артыграк базынасың --- диде [Зөһрә]. Ш.Камал

Базына бару Торган саен ныграк базыну

Базына төшү Бераз базыну

Базынып алу Аз гына, кыска вакыт аралыгында базыну

Базынып бетү Тәмам базыну

Базынып җибәрү Кинәттән генә базыну

Базынып китү Кинәт базыну. Гәүһәрия, артык кыюланып китеп, Вариска шундый итеп томырылып карады, әйтерсең таш ыргыткандай булды. Варис та базынып китте. Базынмаган бозга басмас, диләр бит. Д.Гайнетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә