БАЗЫК с. Тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле, карсак; эре сөякле, киң җилкәле. Базык гәүдәле, киң күкрәкле, зәңгәр күзле бу егетнең чын күңелдән аңа ярдәм кулы сузарга җыенуын аңлап алган Зиннәт, үз-үзен белештермичә, сыйныфташын кочаклап алды. Ф.Сафин. Аның теләген аңлагандай, ишек ачылып китте, һәм мәктәп директоры Заһит Фәхруллинның базык гәүдәсе күренде. Ф.Садриев. Муса ишекне ачып өлгермәде, базык гәүдәле, зур кара күзле яшь егет керде. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә