БАЗУ I ф. Батыраю, кыюланып китү, батырчылык итү. --- шулай да байларга һәм властька каршы ачыктан-ачык чыгарга базмыйлар. М.Җәлил. « Ә син тормышыңнан тулы канәгатьме?» – дип сорарга базды Наилә. А.Гыйләҗев. Җаны карышса да, малаеның сүзен аяк астына салырга базмады. Ф.Латыйфи. Мин, аларның шундый карашларын күреп, Васяның кем икәнен сорарга базмадым. А.Шамов

Базмый йөрү Озак вакытлар дәвамында базмау, кыюлыгы җитмәү. Гаять чибәр кызга күптән гашыйк булган Ямгуҗа бу турыда хыялланырга да базмый йөргән икән. Т.Нәбиуллин

Базмый тору Бераз кыюлык җитмәү, тукталып калу, тоткарлану. Солдат миналанган җиргә ничектер зарарланмыйча кергән дә, хәзер генә куркынычны абайлап, кузгалырга да базмый тора. Х.Камалов

Базып кую Кинәт кыюланып китү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә