БА’З ӨСТЕ и. Баз ( 2 мәгъ.) өстенә ясалган корылма. Силос базының өсте ачык калган да, ул бозылган, солы саламына су үткән дә, аның да күбесе черегән. Г.Бәширов. Безнең әткәй «Хезмәт»тә, көнлек белән, кар базының өстен төзәтә иде. Г.Ибраһимов. Алар, абзарларны, печәнлекләрне, бәрәңге бакчаларын, баз өсләрен, тавык кунаклый торган урыннарны карап бетереп тә әтәчне таба алмагач, өйгә керделәр. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә