БА’ЗИС и. гр. 1) мах. Колоннаның төбе, төрле архитектура бизәкләренең аскы өлеше

2) геом. Геометрик фигураларның аскы өлеше, нигезе

3) геол. Җир өстендәге торышы (координатлары) анык билгеләнгән һәм озынлыгы төгәл үлчәнгән туры сызык; тирә-юньдәге башка пунктларның координатлары шул линиягә нисбәтән хисаплап чыгарыла яки билгеләнә

4) филос. Иҗтимагый стройдагы җитештерүче көчләр белән җитештерү мөнәсәбәтләренең органик берлектәге икътисади нигезе. Галә Ходаяров марксизмның базис һәм өскорма турындагы өйрәтмәсенә мөрәҗәгать итте. Х.Госман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә