БАЗАРЧЫ и. 1) Базарда сату-алу белән шөгыльләнүче; сәүдәгәр. Бу вакыт теге базарчылар симез ит пешертәләрдер, ак күмәч ашыйлардыр, ә безгә нәрсә. Г.Ибраһимов

2) Сату-алу өчен базарга килгән кеше. Аннан һәр атнакич басу капкасына чыга да, базарчыларга утырып, Караюргага китә иде. Г.Ибраһимов. --- ерак җирнең базарчылары кичтән үк безнең авылга килеп куналар. Г.Ибраһимов

3) Базар салымы җыеп йөрүче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә