БАЗАРЛЫК с. 1. 1) Базарда сатарга билгеләнгән; базарда сатылырлык. Байныкы – базарлык, ярлыныкы – казанлык. Мәкаль

2) Базардан сатып алырга билгеләнгән. Шәйхел --- атасы белән туп-туры: – Үзең базарлык бер тиен бирмәгәч, урламый ни эшлим? – дип телләште. Г.Ибраһимов. Базарлык акча

2. и. мәгъ. Базарда сату өчен билгеләнгән әйбернең сыйфаты; товарның тышкы күренеше. Сабагыннан сыдырып [алганда] --- карлыган сытыла, аның базарлыгы китә. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә