БАЗА’Р КӨН (КӨНЕ) и. Элек базар оештырыла торган якшәмбе көннең атамасы. Ярар, базар көн артыннан килерсез, Алла теләсә! Ә.Фәйзи. Базар көнне җыенысына өч тиен – бер акча бирмәсләр иде. Г.Гобәй. Борчылма, базар көнне авыл казаклары белән берәр йөк китерергә сөйләшермен, гозеремне кире какмаслар әле. Р.Мирхәйдәров. Авыл базар көннәрендә корт аеручы умарта сыман гөжләп торган. Р.Газиз |