БАЗАР и. фар. 1) Ваклап сату, сатучы һәм алучыларның алыш-биреш башкару бинасы, урыны, мәйданы. Беркөн ул базарга алып чыккан читек-кәвешләрен кире алып кайтты да сәкегә күтәреп бәрде. Ә.Фәйзи. Миңа сиздермичә генә, сәнгатькәр дусты Халит Кумысников белән, колхоз базарына барып, күңелләренә хуш килердәй роза чәчәкләрен сайлап алып, букет ясаганнар. К.Миңлебаев. Сөтнең чиреге – өч сум, базарда – бер сум илле тиен. М.Мәһдиев

2) Нәрсә дә булса сату яки алу максаты белән, сәүдә урынына җыелган халык. Базар белә, базар бирә Һәр товарның үз хакын. К.Булатова. Сәяси вакыйгаларның һәммәсе турында хәбәрләр, алаймы-болаймы, ничек тә базарга, агай-эне арасына ирешеп тора. Ш.Камал. Хәер, без килгәндә, базар диярлек җире калмаган, халык таралган --- иде. Ф.Хөсни

3) Зур масштабта сәүдә-товар әйләнеше; сату-алу мөмкин булган географик өлкә яки хуҗалык тармагы. Урта Азия базарларына бер генә урыс купецы да аяк баса алмас, андагы барлык базарлар татар сәүдәгәрләре кулына кереп бетәр, татарның милли сәүдәсе гөрләп торыр, милли промышленносте үскәннән-үсәр. И.Гази. Бары тик, Идел ташып, пароходлар йөри башлагач кына, Астрахань аша Казан базарына су юлы белән өрек-җимеш алып килгән Бохар сәүдәгәрләре Юныс Вәлишинны эзләп таптылар. К.Нәҗми. Европа базарларында – чыдый алмаслык конкуренция. Урал

4) Базардагы бәя, хак. Син тагын бигрәк базарын төшерәсең. Ф.Бурнаш // Сату табышы. Чөнки күчерүче – зур базар өчен эшләүче мәшһүр хәттат түгел. М.Госманов

5) Бәяләнерлек, бәя куелырлык кыйммәт. « Үлегенә карап мазары, товарына карап базары», – дигән бабайлар. Т.Гыйззәт. Кара таш чаклы булмастыр базарың. М.Гафури

6) күч. Халык күп җыелган ыгы-зыгылы, гаугалы урын, шау-шулы, тәртипсез күренеш. Ике хатын – базар, өч хатын – ярминкә. Мәкаль. Әллә шау-шулы базар каракны яшерә торган очрак булдымы бу? М.Насыйбуллин

7) күч. Абруй, дәрәҗә; кирәклелек, хаҗәт. Байга исә бу эш аның базарын төшерер, дәрәҗәсен киметер кебек тоелган. Г.Ибраһимов. Тик шулай да, базарын күтәрү өчен, ул тагын бераз киреләнеп торды. И.Гази. Ә мондыйларның [иске динчеләрнең] базары үтте инде. К.Нәҗми. – Кайгырма, сиңа шәбрәкләре дә табылыр әле. Хәзер аларның базары төшенке, – диде Мөстәкыйм бабай. М.Әмир

8) күч. Кемнең дә булса берәр әйберен, «базар» дип кычкырып, кисәк тартып алып, бирмичә, уртада этеп-төртеп йөртү уены

◊ Базар бозу 1) Урнашкан бәяләрдән түбәнрәк хакка сатып, базар хакын төшерү. Базымсыз базар бозар. Мәкаль; 2) Тәртипле, көйле генә барган эшне бозу; җәнҗал, тавыш, таркаулык тудыру. Базар йөрү диал. 1) Базарда тамаша кылып йөрү. Колхозчылар йокларга, базар йөрергә калдылар. К.Басыйров; 2) иск. Базарда йөреп сату. Базар кору Эшсез, максатсыз җыелып тору. Базар көнне ике тиен тормый Мохтаҗлыктан гына кыйммәт торган әйбер турында. Базар теле Дорфа тел, базар жаргоны. Базар тору 1) Базарда сәүдә итү. Ул [Шәвәли], көне буе базар торып, бары өч-дүрт кенә чүлмәк саткан... С.Рафиков; 2) Кешенең яшь, көчле, дәрәҗәле чагы. Клубка быелларда гына йөри башлаган кыз-кыркын, тәрәзә яктысына кызыккан ут күбәләгедәй, баянчы янына елышкан. Яктылык килеп җитә алмастай читтә – базар торырдай яшьтәгеләр. К.Кәримов. Базар тоту 1) Базарда уңышлы сәүдә итү; 2) Базарлыклы, үтемле булу (товар турында); 3) Исем, дәрәҗә яки иҗат белән дан тоту; абруйлы, бәяле булу. Базар төшерү (төшереп йөрү) Үз кадерен үзе төшерү, үзен дәрәҗәсеннән түбән тоту. Бүген дә карт ишек төбендәге калын таякка, чөйдәге каеш чыбыркыга берничә күз төшереп алды; ләкин үзен көчлек белән тыйды. Яңа катнашкан кодалар алдында, туй көннәрендә базар төшерү була, дип уйлады. Г.Ибраһимов. Базар хәбәре Базар халкы арасында таралган хәбәр, имеш-мимеш. Базар чабу (йөрү) Базар буйлап, базардан-базарга йөреп сәүдә итү. Сәлмән --- йөк өстенә утырып базар чаба. Ф.Хөсни. Базары калмау Абруе югалу, авторитеты бетү. Базары күтәрелү Даны таралу, шөһрәт казану, сорау зур булу, ихтыяҗ арту. Базары күтәренке Даны, дәрәҗәсе бар; бәясе югары. Базарын торган Исем, дәрәҗә, дан тоткан чагы үткән, абруе, бәяләнгән чоры узган. Буласы булган, базарын торган. Мәкаль. Базары төшү Исеме-даны, бәясе төшү, абруен югалту, кадерсезгә калу. [Раян] Кайчаннан минем сүзләрнең базары төште? А.Гыйләҗев. Базары узу (үтү) 1) Әйбернең кирәкле, кыйммәтле чагы узу, модасы чыгу. Ә мондыйларның [иске динчеләрнең] базары үтте инде. К.Нәҗми; 2) Кешенең яшь, дәрәҗәле чагы узу. Базарың үткәч, ялкының беткәч, Тагын бер кат килми яз. М.Максуд. Базар ясау Шаулашу, барысы бердән сөйләү. Иргалине танып алулары булды, янә барысы берьюлы телгә килде, берсен берсе уздырып, янә базар ясап алдылар. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә