БА’ЗА и. гр. 1) архит. Багана яки колоннаның аска таба киңәебрәк торган өлеше; корылма нигезе 2) Нәрсәнең дә булса эшчәнлеге, үсеше өчен мөһим булган кирәкле матди шартлар яки рухи байлык, җирлек. Әгәр шундый хәбәрләр күбрәк җыелса, тарихыбызның чыганак базасы тагын да көчәя төшәр иде. М.Госманов. Пенсиянең база өлеше хөкүмәт тарафыннан гарантияләнә, һәм ул бөтен кеше өчен бертөсле. Сөембикә. Урта Пошалым мәктәбе, реструктуризацияләнгәч, база мәктәбенә әвереләчәк. Ватаным Татарстан 3) Җитештерелгән матди байлыкны туплау һәм бүлү урыны, склад. Чукотка автономияле округы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 5 мең тонна күләмендәге соңгы йөкне «Усинск» танкеры Певекка китерде, һәм ул андагы нефть базасында бушатылды. Шәһри Казан 4) Кораллы көчләр тупланган төп пункт. Алар кулы белән, гаскәри базалардан, складлардан теләсә нинди байлыклар читкә «ага». Н.Хәсәнов. Базага һөҗүм иткән булсалар кирәк. А.Шамов. Нижний Новгородта база туплау, аны хәрби кораблар, корал, белгеч, моряклар белән ныгыту өчен кирәкле чаралар күрелә. И.Низамов. Амур флотилиясенең базасына мине автобус илтеп куйды. М.Мәһдиев 5) Аерым бер физиологик процессны башкара торган органнар системасы. Артикуляцион база 6) Зурлык, габарит. Тракторны авыр асылма машиналар белән эшләтергә кирәк булганда, аның буй базасын озынайтып, тотрыклылыгын арттыру яхшырак. Хәзерге тракторлар 7) Хезмәт күрсәтү, тәэмин итү үзәге . Без аның белән бер концерт бригадасында эшләдек, «Скумбрия» дигән йөзмә базада яшәдек. З.Нурмөхәммәтов. Шуны да бел: бездә быел чаңгы базасы аерым ачыла. С.Шәрипов |