БАЗ и. 1) Өйдәге идән асты чокыры. Күрше кызы Сәрвәр базда иде, Ишетеп чыкты бала тавышын. М.Җәлил. Аннары, базга төшеп, бәрәңге алып менде, әрчеде, юды, турады. И.Гази. Фәрит, өйләренә алып кереп, бәрәңге базларын ачып күрсәтте. Г.Гобәй 2) Азык-төлек саклау, нәрсә дә булса урнаштыру өчен, җирне казып, стеналарын кирпеч, таш белән әйләндереп яки агачтан бурап, өстен ябулы итеп эшләгән махсус чокыр; нәүрәп. Безнең халыкның базында да меңәр литрлы шәраб мичкәләре утырсамы? Ә.Хәбибуллин. Ул, ак яулыгын колак артына бәйләгән, җиңнәрен сызганган, күлмәк итәген кыстырган килеш, кар базыннан иртәнге сөтне алып чыга иде. Г.Әпсәләмов 3) Казып ясалган зур, тирән чокыр. Бер юньсезе кирәкмәскә баз казып куйган. А.Алиш. Анда тирән базлар булыр, Каршы ягы сазлар булыр. Н.Исәнбәт. Төнге агач ботакларына битләрен тырната-тырната йөгергән Сәгыйдә, үзе дә сизми, базга килеп егыла. Һ.Такташ 4) Җир өстендәге чокыр-чакыр, казылма. Минем, ул баздан үтәрмен, дип өмет итәсем һәм дә тынычланасым килә. Ш.Камал 5) иск. Җирне казып ясалган тирән чокыр; борынгы зиндан. Койрыгын кырт чаптылар (да) Караңгы базга яптылар! Дәрдемәнд. Тоткыннар --- юеш, сасы базларда көн үткәргәннәр. Г.Әпсәләмов 6) этн. Тирән чокыр өстенә чыбык-чабыклар белән каплап ясалган ау корылмасы; тозак. Бүре базларын беләм, төрлечә була. Кайсына бүре төшә торган юл да ясала, баз уртасына ишек куеп, эчкә, казыкка сарык та бәйләп куялар. Н.Исәнбәт 7) Балчык, ком, таш, руда һ.б.ш. казылмалар ала торган чокыр; мәгъдән (шахта, штольня). «Татар егетләрен Донбасска, күмер базларына көчләп җыялар икән», – дигән хәбәр авылдан-авылга чабып кына йөри торган чаклар. А.Гыйләҗев . Үзләре тау түбәсенең буеннан-буена сузылган җимерек шахта базын карарга баралар. Р.Хафизова ◊ Базда үскән бәрәңге сабагы Кояш күрми үскән бәрәңге сабагы кебек сузан, озын буйлы, ябык, чандыр һәм чырайсыз кеше. Баз казу Хәйлә, мәкер кулланып, кешегә бәла-каза китерү. Дус-иш аша гаебеңне ябып калырга тырышу – үзең өчен дә, дустың өчен дә баз казу ул. Р.Ишморат. Баз яндыру Нарат, каен кебек агачларны яндырып, күмер, сумала, дегет алу. Баз яндыручы Сумала, дегет һ.б. кудыручы |