БАҖАНАК и. тар. Төрки телләр төркеменә караган, IX–XI йөзләрдә Европаның көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәгән борыңгы төрки кабилә. Мәсәлән, тарихта атаклы этноним – рус елъязмаларындагы «печенег», төрки чыганаклардагы «баҗанак», «бәҗәнәк» – асылда, «баҗалар» дигән сүз (азәрбайҗан телендә «баҗанак» – «баҗа»). Димәк, бу халык – үзара баҗалык мөнәсәбәтендә торган ыруглар һәм кабиләләр. Р.Әхмәтьянов |