БАЕШ и. 1) Күк җисемнәре байый торган як; көнбатыш. Кояш баешында тоташ кара болыт күренде. Г.Гобәй. Бу вакытта кояш баешы ягындагы тирән караңгылыктан, сирәк-мирәк, күк күкрәгән кебек тавышлар ишетелә. М.Гафури. Мин кояш баешына юл тоттым, ә Рафис кояш чыгышына киткән иде. М.Маликова 2) Күк җисемнәренең офыктан югалу күренеше. Кояш баешын күзәтү |