БАЕТУ ф. 1) Матди байлык өстәү, байлык арттыру, бай итү. Хуҗалыгымны баетыр өчен түгел, колхозны, илне баетыр өчен. Р.Ишморат

2) Рухи байлык өстәү, мәгънәле, эчтәлекле итү, тулыландыру. Димәк, узган тарихны гыйльми объектив рәвештә тулы белер өчен, аны төрле яктан яктырткан чыганакларның да саннарын ишәйтергә, баетырга кирәк икән. М.Госманов. Дөнья классикларының иҗатларын өйрәнү һәм югары музыка культурасын үзләштерү нигезендә эшләнгән бу әсәрләр татар музыкасын яңа жанр һәм яңа үрнәкләр белән баеттылар. М.Җәлил. Шуңа күрә, аның белән очрашулардан соң, безнең укучыларыбыз, аның җырларын концертларда башкарып, үзләренең репертуарларын баеталар иде. Л.Моратова. Алар эчтәлеге белән дә, тышкы кыяфәте белән дә баланы җәлеп итә, аның күңелен, зиһенен баета. Казан утлары

3) махс. Катнашмага тагы да кирәкле компонентлар өстәү, катнашманың файдалылыгын арттыру. Күрәсең, биредә югарыдан сикергән агымсу, меңләгән куыклар белән богырдатып, агып килгән суны өстәмә һава, азык микъдары белән баета... А.Хәлим. Тау эшләре институтында профессор В.Классен рудаларны баетуны камилләштерү эшләре белән җитәкчелек итә. Могҗизалар энциклопедиясе

Баета бару Торган саен ныграк баету. --- көзгеләргә тынгы бирмичә, «мин дөньяга ничек күренәм» дип түгел, ә «мин дөньяны ничек күрәм» дип, үзен рухи баета барып, тумыштан бирелгән сәләтен һәрдаим сугарып, аңа белем нектарлары өстәп яши белгән укымышлы, чын актриса. М.Галиев

Баета килү Электән үк, эзлекле рәвештә баету. Тату, күңелле, ишле гаиләнең җырлы-моңлы хезмәт тулы бу кичләре, мөгаен, булачак шәхеснең күңелен әллә нинди тәэссоратлар белән баета килгәндер. Э.Шәрифуллина

Баета тору Баетуны дәвам итү. --- бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен яктырткан, көннең кадагына суга торган шигырьләр язып, Марска җибәргән кулъязмаңны баета тор. Ф.Яруллин

Баета төшү Тагын да баету. Алар, үзләренең гүзәл күренеше, матур сайраулары белән, тирә-якны, бигрәк тә урманнарны, болыннарны нәфасәти яктан баета төшәләр. К.Гыйззәтов. --- эстетик тәҗрибәңне баета төшкән саен, синең зәвыгың да отыры нечкәрә бара. Л.Шарова

Баетып алу Тиз генә баету. Игенченең аңын ансат кына үстереп, колхозларны тиз генә баетып алырга да, тизрәк, коммунизмның ишеген кагарга ашыга идек. Г.Бәширов

Баетып бару Акрынлап арта барып баету; бертуктаусыз баету. Гомерем буена әнә шул Талисман минем күкрәгемне җылытып, рухымны саклап, язмышымны баетып бара. М.Галиев. Җыр-көй Ә.Еникинең күп кенә хикәя, повестьларына үзенчәлекле моң сирпи, аларны хис-кичерешләргә баетып бара. Ф.Хатипов

Баетып бетерү Тәмам, бик нык баету; барысын да баету

Баетып җибәрү Баерга этәргеч бирү, тагын да баету. --- чит ил тормышыннан алынган киң полотнолы әсәр буларак, репертуарны, артистларның уен стилен баетып җибәрде. Д.Гыймранова. Әлеге китапта да чуваш, калмык, бурят, әрмән, литва поэзияләреннән кайбер матур үрнәкләр бирелгән. Алар шагыйрь иҗатын тулыландыра, баетып җибәрә. Р.Миңнуллин

Баетып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә баету

Баетып килү Даими рәвештә, системалы баету. Сөйләмнең аһәңен, эмоциональ тонын баетып килгән риторик сорау җөмләләр мәкальләрне формалаштыруда гаять уңышлы файдаланыла. Г.Нәбиуллина

Баетып тору Даими, һәрвакыт баету. --- драматургларыбыз әле 20 – 40 нчы елларда ук татар театрын һәрдаим яңа пьесалар, инсценировкалар, тәрҗемәләр белән баетып торганнар. М.Сәлимҗанов

Баетып яту Һәрвакыт кемне дә булса баету. Ә менә синең байыйсың килми, сукса тимер өзәрлек Тәкъвә Сәхәүне баетып ятасың. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә