БАДЫМҖАН и. фар. бот. 1) Эт җиләге сыманнар семьялыгыннан, озын туры сабаклы, эре яфраклы, чук чәчәк төркеменә караган, миләүшәсыман чәчәкле берьеллык яшелчә үсемлек; русчасы: баклажан. Безнең шартларда бакчачылар бадымҗанны үрентедән үстерәләр 2) Шул үсемлекнең куе зәңгәр яки шәмәхә төсендәге кыярсыман озынча җимеше |