БАДЪЯН II и. фар. бот. Бадъянчалар семьялыгыннан, жимешләрендә составы буенча әниснекенә охшаш эфир мае булган, хуш исле куак яки тиречел яфраклы мәңге яшел тәбәнәк агач. Бадъян чәчтем, уңсын, дип, буразналар тулсын, дип. Җыр. Шомырт бөдрәләнгән чакта, Бадъян чәчәк ата икән. Г.Тукай. Бадъян исләре аңкып тора. Ш.Камал

2) Шул үсемлекнең аш тәмләткеч итеп кулланыла торган орлыгы. Канәфер ачы, бадъян төче; Яшем унбиштән кече. М.Фәйзи. Дөге, май, үрдәк ите, суган һәм сарымсактан башка, аңа канәфер, бадъян, кардамон, борыч һәм әллә нинди үләннәр салып пешерәләр. В.Юнысов

3) Әнис алма агачы. Басмас идем баскычыңа, Баскычларың – бадъян агачы. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә