БАДЪЯН I и. фар. диал. 1) Чокып ясалган зур булмаган агач савыт. Кияүкәем, сиңа, ал, сиңа, Бадъяннар белән бал сиңа. Бадъянда балың бетмәсен, Башларыңнан дәүләт китмәсен. Җыр. Карчык күкәйләрне салкын сулы агач бадъянга батырды, кечкенә савыт белән тоз китерде. С.Рафиков. Хуҗа хатын, тулы гәүдәле булса да, йөгереп кенә дигәндәй, агач бадъян, агач кашык алып килде. Р.Кәрами 2) Агачтан эшләнгән кое чиләге. Рәхилә коеның зур һәм авыр бадъянына үрелгән җирендә тукталып калды. И.Туктар 3) Шахта чиләге. Миңа да җир өстенә чыгарга чират килеп җитте. Икенче берәү белән мине салмак бадъян әкрен генә югары күтәреп алып менеп китте. М.Гафури |