БАДӘМ и. фар. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, көрән, кызгылт сары кабыклы, бәбәкләре өскә тырпаеп торган кыска ботаклы, яфракларыннан алда чәчәк ата, көньякта үсә торган куак үсемлек һәм аның каты төшле, майлы җимеше; русчасы: миндаль. Бадәм ике төрле була. Берсе – татлы бадәм, икенчесе – ачы бадәм. К.Насыйри. В15 витамины (пангале кислотасы) күп үсемлек орлыкларының бәбәнәк рәвешендә һәм шытымнарында, бадәмдә һәм каты төшле башка җимешләрнең төшләрендә була. Юлдаш календаре |