БАГЫШЛА’У ф. 1. 1) Атау, билгеләү, хаслау. Менә шуны җеназаң өстендә синең исемеңә мәңгелек бүләк итеп багышлыйм. М.Фәйзи. [Гыйззәтуллин] Үз гомерендә беренче тапкыр җыр чыгарды. Ул аны Гайшә Баязитовага багышлады. М.Мәһдиев 2) юг. Матди яки рухи теләктәшлек күрсәтү, бүләк итү, билгеләү; сарыф итү, бирү. Гаптерәшит бәхетеннән генә Ходай безгә багышлады бит. М.Фәйзи. --- пакь яшь хатын бөтен дәртен, җан көчен балаларына, балаларының әтисенә багышлады. Т.Мөбарәков 3) сир. Карар чыгару, нәтиҗәгә килү; фараз кылу. Купеда – бер симез гәүдәле абый (нигәдер, мин аны сәүдә кешесе дип багышладым) һәм мин. Б.Камалов 4) дини Укыган доганы әрвахлар рухына, тереләр саулыгына, аларның бәрәкәтле тормышына атап, теләк теләп йомгаклау. Шул вакытта ук, җиде газизләр рухына җиде ясин чыгып багышларга, суфи абзыйга садака җибәрткән идем. Г.Камал. Узган Мәскәүгә баруында да: «Мә, әби, Хуҗа Баһаветдин рухына багышлап дога кылырсың», – дип, илле тиен сәдака биреп киткән иде. Г.Камал. Шуннан соң без, җомга намазын тәмам иткәч, җыелышып, иң элек зияратка барып, әрвахларга, мәетләргә Коръән укып багышладык. М.Гали 2. багышлап рәв. мәгъ. Алдан махсус билгеләп, атап, хаслап, исемләп, тәгаенләп. Аны Кояшка, Күккә багышлап биргәннәр. Г.Гыйльманов. Вак акчаларым юк иде, кесәдән, актарына торгач, җиңү көненә багышлап чыгарылган тимер берлек таптым. Р.Сибат Багышлап алу Махсус атап багышлау Багышлап килү Даими багышлау Багышлап кую Алдан ук багышлау Багышлап тору 1) Һәрвакыт, даими багышлау 2) Әлегә, хәзергә багышлаган булу Багышлап чыгу Һәрберсенә багышлау |