БАГЫШЛАНУ ф. Аталу, кемгә яки нәрсәгә дә булса игътибар юнәлтелеп, махсус атап эшләнү. Бу концертыбыз Алмас иптәш Сафинның туган көненә багышлана. А.Әхмәт. Фәйрүзәгә багышланды Шагыйрьләрнең җырлары. М.Җәлил. Урта гасыр төркиләрдә дә (мәсәлән, сабирларда) ат иң олы Алла – Тәңреханга багышлана торган була. Г.Гыйльманов |