БАГЫНУ ф. 1) Кемгә, нәрсәгә дә булса артык мөкиббән китеп, нык мавыгу; табыну. Багынма юк хыялларга. Н.Исәнбәт. Ә Илһам исә, керә-керешенә, нәкъ менә шул ямьсез картинага багынды. Тәмуг чәчәге

2) Буйсыну, бәйле булу. Алар Иванга багынды, бөтен өлешләре белән ясак түләргә булып, Иванга сүз бирде. Казан ханлыгы

Багынып алу Кыска гына бер вакыт аралыгында кемгә яки нәрсәгә дә булса бик нык багыну

Багынып килү Электән, күптәннән, даими рәвештә кемгә яки нәрсәгә дә булса багыну

Багынып тору Һәрдаим кемгә, нәрсәгә дә булса багыну. Николай дигән поляк бик батыр, көчле, куәтле, хәйләкәр кеше булган. Тирә-як кешеләре аңар күбесе баш биреп, багынып торганнар. К.Насыйри

Багынып үткәрү Билгеле бер вакыт арасында үзен тулысынча берәр шөгыльгә багышлау. Дәресләргә ныклап әзерләнеп йөри ул, төнен китапка багынып үткәрәчәк, таң беленми йокларга ятмаячак... Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә