БАГЫНДЫРУ ф. 1) Үзенә каратып, буйсынырга мәҗбүр итү. Икенчесе – Габдулла Зәбир углыдыр, аннан саклан. Аны үзеңә багындыра күр, буй итсә, хуш. К.Насыйри

2) Игътибарны үзенә тарту, җәлеп итү, сокландыру. Казан яклары, матур Агыйделләре, Кама, Волгалары, шәһәрләре, зур авыллары мине багындыралар. М.Фәйзи

Багындыра бару Торган саен ныграк багындыру

Багындырып алу Билгеле бер вакыт аралыгында багындыру

Багындырып бетерү Тәмам, бик нык багындыру. Минем Ибраһимымны бөтенләй үзеңә багындырып бетердең. Г.Камал

Багындырып килү Һәрвакыт, күптәннән багындыру

Багындырып кую Кинәт, уйламаганда багындыру

Багындырып тору Бертуктаусыз багындыру, үзенә тарту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә