БАГУЧЫЛЫК и. 1) Күрәзәчелек, ырымнар белән эш итү; хиромантия. Кайбер кешеләр моны «багучылык бу, иске хорафатлар калдыгы» дип көләчәк кенә. Г.Бәширов. «Багучылык – Коръәндә тыелган эш, дип карала бит», – дим. Сөембикә

2) Им-том итүчелек; өшкереп, авыруларны төрле ырымнар белән дәвалау, сихер кайтару шөгыле. Йә илдән ерак урман эчендә, юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый. Риваять



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә