БАГУЧЫ II и. 1) Кеше язмышындагы вакыйгаларның үткәнен яисә булачагын әйтеп бирүче; күрәзәче. Багучының «ак юлыңа яткан кара җылан» дигәне шул Алтынчәч булмасын да, кем булсын, чичәм?! Г.Ибраһимов. Әллә үзем дә мәҗүс булам инде бу багучы белән. Н.Исәнбәт. Иң шомлы һәм, әйтергә мөмкин, хакыйкатькә дә якын сүзне, үзе дә тау астындагы ялгыз йортта ялгызы яшәп ятучы, әллә нинди серле, күңел түрләренә үтеп керә торган үткер карашлы багучы хатын Сара әйтте. Р.Фәизов 2) Им-том итүче, өшкерүче, авыруларны төрле ырымнар белән дәвалаучы; сихер кайтаручы. Малай күңеленә җирәнгеч булып күренә торган имче-томчы, багучыларга охшаган муллалар, хаҗилар аз түгел. М.Ауэзов. Барып җиттек, эзләп таптык багучыны. Ф.Сафин. Бибиса багучы ихтыярына буйсынгандай тора иде, кинәт айныгандай булды. С.Сөләйманова |