БАГУ II ф. Кеше язмышындагы вакыйгаларның үткәнен яисә булачагын әйтеп бирү; күрәзәлек итү. Аннан ул, бик теләп, борынгы Сөн гадәтләрен, йолаларын белеште, күрәзәчелек, багу, төш юрау серләренә төшенергә тырышты. Н.Фәттах Багып бетерү Барысын да багу; багу эшен төгәлләү Багып йөрү Һәрберсен багу; әле, хәзер багу белән мәшгуль булу. Чегән хатыны, өйдән өйгә кереп, багып йөри. Ш.Галиев Багып карау Багып сынау, багып, белергә омтылу. Йә күрәзә, багып кара. Ә.Баян Багып тору Һәрвакыт, гел багу |