БАГУ I ф. 1. 1) диал. Карау, күз карашын юнәлтү, күз салу. Бакма тышына, Бак кулыннан килер эшенә. Мәкаль. Урамнарга баксам – җансыз өйләр. Н.Исәнбәт. Егет күзен күтәреп кызга бакты, Ничек бакты, тораташ төсле катты. А.Нәваи. Йолдызларга йодрык күрсәтмиләр, Сокланып, таң калып багалар. Р.Фәйзуллин

2) Ашатып, эчертеп, тәрбияләп тору, карау. Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Ярый әле мине тапкансың, Озын төннәр буе, йокламыйча, Җырлар җырлый-җырлый баккансың. Һ.Такташ. Үзен тагын да ун ел бактык. Д.Аппакова. Малларын үзенчә, искечә бага торган кеше бит ул. Ә.Айдар. Сау-сәламәт кешедән дә бик күп көч сорый торган, бала багудан да саваплырак башка гамәл юктыр. Ватаным Татарстан

2. ярд. ф. функ. Сынап карау, тырышып карау мәгънәсендә кулланыла. Аны селкетеп карады, капкачын ачып күз салды, иснәп бакты. Ф.Әмирхан. Малайлар яхшылык белән дә сорап карадылар: «Берне генә, Гарәфи малай, кечкенәсен генә»--- дип тә бактылар. Г.Гобәй. Кабул күрсәң – укып бак, күрмәс булсаң – ертып утка як. Т.Гыйззәт. Ыру шаманы Акай күз өшкереп-төкереп бакты. Тәмуг чәчәге

3. бак, баксана ы. мәгъ. Кара син аны, кара әле мәгънәсендә, игътибар итәргә кирәклекне, гаҗәпкә калуны белдерә. Баксана! Бөтен күлем айкала! Н.Исәнбәт. Гөлҗамал абыстай, ишеткәнең бармы әле, менә бу кем малаеннан, баксана, аты коргыры, үләме әллә югыйсә... М.Гали

4. баксаң, бактың исә кер. сүз мәгъ. 1) Чын-чынлап уйласаң, игътибар итсәң. Баксаң, шунда бер матур кыз тынып калган. Н.Исәнбәт. Бактым исә, бер дә катлауландырасы юк, барысы да мөмкин икән. Ф.Хөсни

2) Соңыннан билгеле булганча, чынлыкта, чынбарлыкта. Бактың исә, «дөнья» дигән нәрсә ул бер генә түгел икән әле. Ф.Фәизов. Баксаң, әле генә китерелгән сан да «соңгы сүз» булмаган икән. М.Госманов. Кичә кичтән күпме тоткан, күпме йоткан? Баксаң-күрсәң, бар да оныткан. Совет Татарстаны

Бага төшү Тагын да әйбәтрәк багу

Багып алу Нәрсәгә дә булса тиз генә багу. Менә вакыт ирешеп килә. Китәргә, ашыгырга кирәк, дип, тәрәзәдән тышка багып алдым. Ф.Яхин

Багып бару Нәрсәгә дә булса игътибар итеп, даими багу

Багып бетерү Барысын да багу

Багып калу Багырга өлгерү. --- бакча уртасындагы түгәрәк түтәлдә соң чәчәк ата торган тюльпаннар, аяз күк гөмбәзенә туйганчы багып калырга тырышкандай, кызыл керфек таҗларын киң итеп ачканнар ---. М.Маликова

Багып карау Белергә тырышу, сынау, тикшерү. Баягы теләнче: – Духтыр багып караган, өч көн үмере калган ---. Р.Батулла

Багып килү Электән, күптәннән үк багу

Багып кую Тиз генә, бер тапкыр багу

Багып тору 1) Һәрвакыт, гел багу. [Аймәт:] --- Минем күзләрем сиңа гына багып тора. Т.Миңнуллин. Урманның аргы ягында күккә багып торган наратлар артыннан таң атып килә. Г.Гыйльманов

2) Әле, хәзерге вакытта багу. Алмаш килгәнче, мин багып торырмын... Р.Батулла

Багып чыгу Билгеле бер вакыт дәвамында багу, шул вакытның башыннан ахырына кадәр багу. Төне буе бала багып чыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә