БАГОР и. рус Озын агач сапка утыртылган тимер ыргак. Безнең авылның каравыл өендә искереп беткән бер насос, ике мичкә, өч багор, биш-алты көрәк, бер-ике балтадан башка бернәрсә дә юк. М.Гафури. – Егетләр, түбәне каерып ташлагыз, түбәне! Багорлар белән! – дип кычкырды Гафиятулла бабай. Г.Әпсәләмов. Багор белән ваклап, ваткалап, җибәрик кышны агызып. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә