БАГЛЫ с. кит. 1) Бәйләп куелган, богауланган. Анда [дию бүлмәсендә] биш йөзләп мөселманнар тулы, Баглыдыр һәрберсенең аяк-кулы. Г.Тукай

2) Кемгәдер бәйле булган, буйсынган; үзара бәйләнеше булган. Алар белән баглы имтиханнар да җуелганнар иде. Ф.Әмирхан. Пролетариат революциясе ул катлауларның бер өлешен икенче сыйфаттагы – икенче төрле сыйныф мәнфәгатьләре белән баглы булган башка өлешенә каршы куйды ---. Г.Нигъмәти

3) Эчке бәйләнештә булган. Кем яраткан? Ник яраткан? Нинди сергә баглы мин? Һ.Такташ

4) Кагылышлы, мөнәсәбәтле. Аның бу темага баглы берничә мәкаләсе һәм Ф.Хәкимҗанов белән берлектә язылган монографиясе басылды. М.Әхмәтҗанов. Хәзер инде революциядән көткән өметләрнең, халык һәм ил язмышы белән баглы теләкләрнең корал көченнән башка хәл ителмәячәге көн кебек ачык иде. К.Нәҗми

5) к үч. сир. Кайгы-хәсрәт һ.б. нәтиҗәсендә боеккан, басынкыланган. Гүя бу минутларда табигать бәйрәм итә, баглы күңелләр дә аңа кушылалар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә