БАГЛА’У I ф. кит. 1) Бәйләү, бау белән, берәр әйбергә яки бер-берсенә беркетеп кую. Йосыфның кулын баглап, каты беркеттеләр. Кол Гали 2) Тоташтыру, кушыру. Языңыз да фикереңезне, фикри фикрә баглаңыз. Г.Тукай. « Аллаһу әкбәр» дип бетергәч тә, хатын-кызлар кулларын күкрәккә баглыйлар, ә ирләр кулларын кендек өстенә куялар. Г. Исхакый. Әгәр җавап бирсә, без дәхи тәхетне аңар ризалыгымыз белән тапшырырмыз вә каршысында кул баглап торырмыз. К.Насыйри 3) Буу, уратып бәйләү. Сөләйман итәкләре каюлы ак күлмәк киеп, өстеннән зәңгәр зинар баглаган. Ф.Әмирхан. Шундый дәртләр, шундый уйлар белән, һәркем, бил баглап, җиң сызганып, изү чишеп уракка төште. Г.Ибраһимов. Алтын белән баглаган. Н.Исәнбәт 4) Тоткарлау, каршылык тудыру. Шул тәэсир гүя аның [Зыяның] тавышын каплаган, телен баглаган. Г.Ибраһимов 5) күч. Уй-кичерешләрне нинди дә булса берәр нияткә яки сәбәпкә, сәбәпчегә юнәлтү. Без, моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда махорка чорнап тарткан төсле генә, «Тәрҗеман»ны укыдык һәм ихлас багладык. Г.Тукай. Ул да, күрәсең, борчыла һәм бу разведкага зур өмет баглый иде. А.Шамов. Сабирга кул селкә дә бөтен өметен, барлык хыялларын икенче угылына баглый. Г.Ибраһимов 6) күч. Якын, тыгыз мөнәсәбәт урнаштыру, якынайту. Бу хәл аны, анасыннан каядыр читкәрәк, ераккарак җибәргән кебек, теге «берәү»гә тагы ныграк баглый, аның белән араны тагы ныграк якынайта бара иде. Г.Ибраһимов 7) сир. Беркетү, раслау. Солых баглау Баглап алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә баглау Баглап бирү Кемгәдер багларга ярдәм итү Баглап йөрү 1) Багланган хәлдә тоту. Борынгы татарларның ирләре, чәчләрен алдан колакка кадәрен алып, артта калган чәчләрен кытайлар шикелле үреп салындырып яисә баглап йөргәннәр. Г.Гобәйдуллин 2) Һәрвакыт, күптәннән баглау, өметләнеп йөрү. Аллага шөкер, Әмирҗан улым, үзен күрмичә үләрмен микәнни, дип, соңгы өметләремне баглап йөри идем инде. З.Фәйзи Баглап кую 1) Багланган хәлдә тоту. Бөтен кодрәтеңне баглап куймас Идең җирдә алтын-көмешкә. М.Гафури. Гүя Тәңре, үз кулы белән, Зыяны аңа [Мәрьямгә] баглап куйды. Г.Ибраһимов 2) Алдан ук баглау. «Атасыннан уңган идек, аңа алмашка үсә!» – дип, авылдашлар Харраска өмет баглап куйды. Ш.Янбаев Баглап тору 1) Баглаган хәлдә булу. Кайгылы гына сурәттә ике кулын баглап торган булды. М.Гафури 2) Әле, хәзерге вакытта баглау. --- унбиш чакрым ераклыкта гына газ торбасы үтә, билгеле, авылларга эләкми. Халык, алай да, безгә дә булмасмы әле, дип, ышаныч баглап тора... Б.Рәхимова Баглый башлау Багларларга керешү. Әбисе өй эшләрен гел «биш»кә эшли иде! Укытучылар, малайдагы бу үзгәрешкә шаккатып, аңа инде зур өметләр дә баглый башлады. А.Әхмәтгалиева Баглый тору Һәрвакыт баглау. --- сихри серлелек төсмере булган һәм кешеләр өметләрен баглый торган шул бердәнбер бәйрәм төне алдыннан алар икесе дә, Светланка әйткәнчә, «кире кагылган ике бәхетсез җан» иделәр. Р.Мирхәйдәров Баглый төшү Тагы да ныграк баглау |