БАГЛАНЫШЛЫ с. 1) Бәйләнеше булган. Ахун, халык авызында үзенә каратып сөйләнгән кайбер гайбәтләр белән багланышлы бу эшне бер якка калдырып, сүзне туйлар, никахлар, мәҗлесләр тирәсенә күчерде. Г.Ибраһимов. Курбе – Франция революциясе чорларында барбизонецлар «Париж янында Барбизон исемле авылга багланышлы» дип аталган художникларның иң алдынгыларыннан. Г.Гобәй

2) Нинди дә булса берәр нәрсәгә караган, мөнәсәбәте булган. --- әсәрдәге төп фабула үсеше белән бертөрле дә багланышлы түгелләр. Г.Нигъмәти. Имән, башын җиргә таба авыштырып, дөнья белән хушлаша, әтисенә багланышлы чор истәлекләрен үзе белән алып, ул киткән якка ава. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә