БАГЛАНЫШ и. 1) Бәйләнеш, элемтә. Тик совхозның безнең авылдан ерактарак булуы тыгызрак багланыш тотарга уңайсызлады. М.Әмир. Анда ата-бабаларының үткән гасыр азагында Идел буендагы Әби авылыннан күчеп китүен, илдә аларның кардәшләре калганлыгын, хәзер шуларның балалары белән багланышка керергә теләвен әйтеп, булышуымны үтенгән иде. Т.Әйди. Тарихи багланышлар яңара. Казан утлары 2) Аралашу, катнашу, ярдәмләшү бәйләнеше, үзара якын мөнәсәбәттә булу. Аларның даими алмашынып торуы, серле-тылсымлы багланышы борынгылыкта бик күп уйдырма-ышанулар, риваятьләр тууга сәбәп булган. Г.Гыйльманов. Татар һәм каракалпак әдәби багланышлары үзенең тамырлары белән бик ерак дәверләргә китә. Казан утлары 3) Үзара эчке бәйләнеш, мөнәсәбәт. Хәзер менә Шәяхмәтнең әйткәннәре белән шул нәрсәләр арасында ниндидер багланыш бар кебек сизелә. Г.Ибраһимов. Бу икәүнең эше, тормышы, революция көрәшендә тоткан урыннары һәм бер-беренә багланышлары нидә? Г.Нигъмәти. Бу багланыш «Эшче» поэмасына килеп тоташа. Г.Нигъмәти 4) күч. Ир-ат белән хатын-кыз арасында якын дуслык, хисләр барлыкка килү мөнәсәбәте. Ул, гомерендә беренче мәртәбә, үзенең аңа мөнәсәбәте бер кызның бер егеткә булган багланышы рәвешенә керә башлаганын сизенде. Г.Ибраһимов |