БАГЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. баглау ( 1–3 мәгъ.). Кайсысында зәңгәр күзле, сары чәчле славян кызлары, кайсысында каракучкыл Дагстан кызлары утыралар, таза ир колларның аяклары зәнҗирләр белән бер-берсенә багланганнар. Г.Гобәйдуллин 2) юг. Үзара якын бәйләнештә тору. Галимҗан Ибраһимовның революциягә хәтле булган хикәяләрендәге бу төр сурәтләр авыл тормышының киңлеген, туклыгын күрсәтү тойгысы һәм уйлары белән багланганнар. Г.Нигъмәти. Мәгариф эше, халыкның әхвале икътисадиясе социальное положение белән бик нык баглангандыр. Ф.Әмирхан 3) кит. Берәр нәрсәгә бәйле булу, буйсыну, карамагында булу. Соңыннан озын рәвештә күрсәтелгән әсәрнең берен алган суд барышын язу да әнә шуңа багланган. Г.Нигъмәти. Ләкин кыпчак иленең Монголиядә булган мәркәзгә баглануы акрынлап зәгыйфьләнә башлап, Мәнги ханнан соң бөтенләй бетте. Г.Гобәйдуллин 4) сир. Беркетелү, раслану. Польша сәүдә җәмгыяте, солых баглану мөнәсәбәте белән, Польшадан Россиягә нинди маллар кертергә мөмкин икәнлек хакында сорый. Ф.Әмирхан 5) Сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә булу, мөнәсәбәтле булу. Бик күп хатирәләрем багланган бу күлне бик күптән күрмәгәнгә --- миңа бүген аерым бер якынлык таныталар. Г.Ибраһимов 6) Туганлык мөнәсәбәтендә булу. Болар --- моның өстенә кодалык, һич булмаса, башкодалык кебек җепләр белән сарманнарга багланган кабиләләрнең башлыклары – байлары иде. Г.Ибраһимов Баглана бару Акрынлап, торган саен ныграк баглану Баглана башлау Багланышлар барлыкка килү Баглана төшү Беркадәр баглану Багланып алу Беркадәр вакытка, бераз баглану Багланып бару Акрынлап баглану Багланып бетү Тәмам, бик нык баглану. Шул сабакны бөтенләй онытмаганга, аннан шул милли программаның мәдәни моментлары – һәммәсе сәяси яклар белән бөтенләй багланып беткәнгә күрә, алар хәзер сүздә ачык чыкмыйлар, чыгарга теләмиләр дә. Г.Ибраһимов Багланып китү Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң баглану. Шаһбаз шул базардагы сугыштан бирле миңа бик багланып киткән иде. Г.Ибраһимов Багланып кую Кинәт баглану Багланып тору Һәрвакыт, даими багланган хәлдә булу. Кайчан авылның язмышы күктән тамган яңгыр тамчысына багланып торудан чыгар? Г.Ибраһимов |